Добавить новость

«Хыянәт итә иде». Яңа туган баласын аэропортта ташлаган кыз ни турында дәшми?

Intertat.ru
281

Электросталь шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Катя Төркиядә аэропорт бәдрәфендә бала тудыра һәм ташлап калдыра. Бәдрәфтә туган кыз баланы Россиягә алып кайтырга җыеналар. 18 яшьлек кыз нәрсә турында дәшми? – «Комсомольская правда» шул хакта яза.

Хәзер Катя да, аның анасы Елена да Анталья шәһәрендә СИЗОда. Аларны Россиягә экстрадицияләүләре мөмкин, тик бу процесс тиз булмый. Ике илнең карарына Катяның күрсәтмәләре дә йогынты ясау ихтимал. Катя «йөкле булуын белмәдем», дип күрсәтмә биргән.

Вакыйга 13 октябрьдә була. Төркия полициясе сорау алганда, Катя йөкле булуын белмәдем дип бара. Аффект халәте булган дип фараз барлыкка килә. Йөкле булуын белгәч шок кичергән Катя бала белән нишлисен белмәгән – моны суд исәпкә алырмы-юкмы, билгесез, диелә әлеге хәбәрдә.

Бала әлегә Төркиядә медицина оешмасында. Аны Россиягә алып кайту мәсьәләсе белән Россия Президенты каршында бала хокуклары буенча вәкил Мария Львова-Белова аппаратында шөгыльләнәләр. Әлегә баланы 18 яшьлек Катяның туганнарына (Россиядә аның атасы бар) бирү ихтималы турында хәбәр ителми.

«КП» хәбәрчесе Катяның дуслары белән сөйләшкән. Аны нормаль кыз дип искә алалар.

«Катя белән күптән таныш. Бик яхшы кыз, гел ярдәм итә. Көллияттә чаралар булганда, активист иде», – ди дусты Виктория.

Катяны көллияттә волонтер, староста буларак беләләр. Ул 2022 елда «Яшь профессионаллар» чемпионатында «Флористика» номинациясендә җиңгән.

«Катя анасы белән гел идиллия булмавын әйткәне бар. Еш кына низаглар чыга. Әнисе шактый кырыс, тик гадел. Ул йөремсәк түгел. Бөтен үсмерләр кебек максималист, кайчакта дуслары белән бәйрәмдә салып та куярга мөмкин. Тартуын алай тартмады, тик тарткалады. Тыелган әйберләр кулланмады. Малайлар белән дә йөрде. Әлеге хәлләргә бер ел алданрак сөйгән егете белән аерылышты. Озак бергә булдылар, тик аерылыштылар. Катя аңа хыянәт итте, бер тапкыр гына түгел», – ди танышлары.

Соңгы мөнәсәбәтләргә һәм баланың атасына килгәндә, Катяның дуслары югалып калган. Бөтенесе төрле кешеләргә уйлый.

Катя авырлы булуын ничек белмәгән соң? Бу сорауга җавапны акушер-гинеколог, медицина фәннәре кандидаты Борис Лордкипанидзе бирә.

«Артык авырлыгы булган хатын-кызларның бик еш очрый торган үзенчәлеге – шул исәптән менструаль цикл бозылу. Ул даими булмаска мөмкин. Алар табибка мөрәҗәгать итмәсә, 3-6 ай булмауга да ияләшә», – ди ул.

Табиб сүзләренчә, хатыннар бала тудырганга кадәр йөкле икәнен белмәскә мөмкин. Тыштан ачыклау катлаулы, симптомнары юк.

«Бала тудыру берничә сәгать дәвам итә. Беренче баласы булса, бала тудыру юллары әзер түгел, димәк, шактый алдан сизәргә тиеш. Хатын-кыз бәдрәфкә керде дә тапты – мондый очрак булмый», – ди ул.

Аэропорт бәдрәфенә барып җитәргә күпкә алданрак Катяның «эче авырта» башлауны күп нәрсә күрсәтә. Кыз бу турыда анасына әйткәндер. Нигә Катяның анасы да, Катя үзе дә медпунктка бармаган – ачык сорау.

«Монда медицина тарихы гына түгелдер, чөнки бу прецедент түгел. Проблема әхлакый якта да мөгаен. Кызганычка, белмәү җаваплылыкны бетерми. Бала тапкансың икән инде, сабыйны ал. Куркуга калган 18 яшьлек кыз баланы калдыру карарын кабул итә аламы? Ала. Әллә анасы басымы аркасында шулай эшлиме? Җавап әлегә юк», диелә хәбәрдә.


Все новости Электростали на сегодня

Другие новости Электростали


Другие города Московской области

Все новости сегодня
















Moscow.media (Москва.Медиа) — региональный паблик медиа-новостей Москвы и Московской области (в том числе и в Электростали) на основе уникальной технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public от Smi24.net и "аксакала" новостей онлайн 103new.com.

Moscow.media — тематический гео-мониторинг медиапространства более 20 000 источников ежеминутно, в деталях. Москва.медиа — все Ваши новости сегодня и сейчас в Электростали онлайн.

Опубликовать свою новость в Электростали и в любом городе, регионе, стране на любом языке можно мгновенно — здесь.

Rss.plus

Электросталь на Ria.city

Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)


Власть


Россия


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня




Все города России от А до Я

Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ