Добавить новость

«Хезмәт хакың аз!» Укытучы ир-ат акча өчен битәрләгән хатынын үтергән, өч бала ятим

Intertat.ru
338

Красногорск шәһәрендә яшәүче ир-ат хатынын үтергән. Ул укытучы булып эшли. Хатыны аны хезмәт хакы аз булган өчен битәрләгән, гел талаш чыгарган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Математика һәм информатика укытучысы булып эшләүче ир-ат 3 декабрьгә каршы төндә хатынын үтерә. Аларның 3 баласы бар. Хатын гел ирен акчасы аз булган өчен битәрли, хыянәт итә, дип шикләнә.

Фаҗига 3 бүлмәле фатирда була. 41 яшьлек хатын үзе эшләми, хуҗабикә була. Бу көнне ул өй җыештырып йөри, 3 баласын йокларга яткырырга маташа. Аларга 9дан 12гә кадәр яшь.

Шул чакта әтиләре кайта. Ир-ат, хатыны үтенече буенча, эштән соң Захарково авылына барган. Биредә ул атасының шәхси йортында ватылган казанны төзәтергә һәм кайбер әйберләрне алып кайтырга тиеш була.

Салкыннар башлангач, гаилә ашыгыч рәвештә Красногорскига күченгән булган, ә биредә ремонт тәмамланмаган. Ә авылдагы өйдә казан ватылган, салкын булган.

Ире соң кайту хатынга ошамый – ул хыянәт иткән дип шикләнә башлый. Алар талашырга тотына. Балаларны уятмас өчен, йокы бүлмәсенә кереп талашалар. Ата-анасы бүлмәсендә сәер тавышларны 9 яшьлек уллары ишетә. Тик ул куркып, күзләрен йомып, йокыга китәргә маташа.

3 декабрьдә иртән-иртүк әти кеше балаларын уята. Алар мәктәпкә барырга тиеш була. Әтиләре аларны, киендереп, тиз генә озата. Балалар әниләрен кочакларга йокы бүлмәсенә кермәкче була, әтиләре кертми.

Соңрак килгән табиблар хатынның үлемен раслый. Аның кул-аякларында, муенында, битендә кара янган урыннар була, травмалар, хатынны буып үтергәннәр, дигән шик уята. Хокук саклаучылар ирне тоткарлый.

Соңрак билгеле булганча, хуҗабикә хатын ирен аз акча эшләүдә гаепли. Укытучының бөтен хезмәт хакы фатир белән шәхси йортны ремонтлауга китеп бетә. Хатын хыянәттә дә шикләнә, гел талаш чыгара. Туганнары сүзләренчә, ир исә бөтен акчасын хатынына биреп бара, үзе аскетларча яши, мәктәптә эш көненнән соң фатирда да, дачада да ремонт ясый, кибетләргә йөри, төзелеш материаллары ала, укытучыларның квалификациясен арттыру курсларында да укый.

Ел башында гаилә башлыгы, сөйгәнен тынычландырыр өчен, авылдагы җирнең бер өлешен хатыны исеменә яздыра. Туганнары сүзләренчә, ул аңа барысын да бирергә әзер була – гаилә генә бәхетле булсын.

Хәзер аларның балаларын кем опекага аласын хәл итәләр. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.


Все новости Красногорска на сегодня

Другие новости Красногорска

Красногорск

В Музее-заповеднике «Архангельское» стартует летний фестиваль «Ночи барокко»


Другие города Московской области

Все новости сегодня

Блоги

Ловим лето за хвост: как улететь в отпуск, когда билетов почти нет


Жизнь

ББР Банк вошел в ТОП-15 банков по приросту вкладов физических лиц по итогам мая 2025 года




Game News

100 Дверей - Побег из Тюрьмы 3.7.0


News Every Day

Senate works through the night as GOP tries to cut deal that satisfies those who want more and less Medicaid cuts



Красногорск

Больницы Подмосковья получили 14 цифровых маммографов с начала года


Дмитрий Шостакович

Оркестр Петербургской филармонии исполнил «Ленинградскую» симфонию Шостаковича в Китае


Красногорск

Кинешемцы стали призерами заплыва через Волгу Swimсup Open Water


Владимир Путин

Путин потребовал определить сроки экспертизы проекта ВСМ Москва — Петербург


Москва

​Москва больше не в почете: Кыргызстан закрывает двери перед россиянами


Красногорск

По делу о теракте в «Крокусе» раскаялся в содеянном только Фаридуни




Moscow.media (Москва.Медиа) — региональный паблик медиа-новостей Москвы и Московской области (в том числе и в Красногорске) на основе уникальной технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public от Smi24.net и "аксакала" новостей онлайн 123ru.net.

Moscow.media — тематический гео-мониторинг медиапространства более 20 000 источников ежеминутно, в деталях. Москва.медиа — все Ваши новости сегодня и сейчас в Красногорске онлайн.

Опубликовать свою новость в Красногорске и в любом городе, регионе, стране на любом языке можно мгновенно — здесь.

Rss.plus

Красногорск на Ria.city

Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)


Власть


Россия


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня




Все города России от А до Я

Мы собрали ВСЁ, что интересно по этому поводу — СЕГОДНЯ