Иң файдалы кайнатма нинди?
Красногорск хастаханәсенең терапевты Иван Еременко кайнатманың, дөрес әзерләнгән һәм чама белән кулланылган очракта, кеше организмы өчен файдалы булуын әйтте. Аның сүзләренчә, аеруча файдалысы – шикәрсез табигый караҗиләк (черника) кайнатмасы. Бу турыда «КП» телеграм-каналында язалар.
«Уңай йогынтыны организмга җиләк үзе ясый, чөнки анда антоцианнар – күз сетчаткасында аеруча әһәмиятле булган кан микроциркуляциясен яхшырта торган матдәләр бар», – дип ачыклык кертте белгеч.
Моннан тыш, Еременко кура җиләк кайнатмасының файдасын билгеләп үтте – ул табигый салицилатларга бай. Шулай ук ул крыжовник кайнатмасының пектинга бай булуын искәртте. Аның сүзләренчә, крыжовник кайнатмасы хроник арыганлыктан интегүчеләргә яхшы, ә тамак һәм ашказаны белән проблемалар булганда сырганак (облепиха) кайнатмасы файдалырак булачак.
Терапевт шулай ук кайнатманы шикәрсез ясарга һәм «чи» ысул белән әзерләргә киңәш итә. Бу ысул белән файдалы матдәләрне максималь күләмдә саклап калып була, дип ассызыклады ул.