Бата башлаган кызын коткарырга суга ташланган әнисе дә батып үлгән
185
Мәскәү өлкәсенең Талдомский районындагы Бельское авылында 14 яшьлек кыз һәм аның анасы суда батып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Әнисе белән кызы «Ягодное» бакчачылык ширкәте янындагы янгын сүндерү буасы тирәсендә йөри. Үсмер кыз буа кырыена бара һәм аягы таеп китә дә суга егыла. Әни кеше кызын коткарырга дип суга ташлана.
«Кызын коткара алмый. Әнисе дә батып үлә», – дигән РЕН ТВ чыганагы.
Тикшерү эшләре бара.